информатика - Мои статьи - Консультация - Верхнешипкинская СОШ
 
Вход

Регистрация
Главная
 
Югары Шепкә мәктәбе 
Сайлак
Категории каталога
Мои статьи [900]
Подготовка к ЕГЭ [5]
Кече-сайт
Сорашу
Любите ли вы свою школу ????
1. ДА!!!
2. Нет...
3. Незнаю может и люблю.... а может и нет.... =)
Барлык җаваплар: 8
Главная » Статьи » Мои статьи

информатика

 

Санак графикасы.

 

 Хәзерге санакның диспейна карасак без анда төрле рәсемнәр күрәбез. Төрле программалар белән эш иткәндә дә безне рәсемнәр озата бара, Санак уеннарын әйткән дә юк.

Информатиканың санакта “рәсем ясау” белән шөгелләнүче бүлеге “санак графикасы” дип атала

Санакларның билгеле бер мәгълүматны эшкәртүләрен сез инде беләсез!  Димәк, экрандагы «рәсемнәр» санак хәтерендәге мәгълүматның чагылышы икән.

Беренче санаклар саннар белән генә эш иткәннә. Төрле мәсьәләләрне чишкәндә хисаплау нәтиҗәләре саннардан торган озын баганалар рәвешендә кәгазьгә чыгарылганнар. Нәтиҗәләрне төгәлрәк аңлау өчен кеше, кәгазь, карандаш, линейка һәм башка сызым кораллары ярдәмендә исәпләп, конструкцияләрнең сызымнарын, диаграммаларын, графикаларын сызган. Кыскасы, кеше хисап нәтиҗәләренең графикасын кулдан эшкәрткән. График хәлдә әлеге нәтиҗәләр күргәзмәлерәк булгач  аңлаешлырак була.  Ләкин бу эш ялыктыргыч һәм озак вакытны ала торган булган. Теләсә кемнең моңа осталыгы да җитмәгән.  Шуңа күрә график эшкәртүне машинаның үзенә йөкләргә булалар. Иң элек программачылар тамга басу  режимында эшләргә өйрәнгәннәр. Кәгазъ битләрендә тамгалар (йолдызчыклар, нокталар, хәрефләр) ярдәмендә мозаиканы хәтерләтүче рәсемнәр килеп чыккан.     

         Программачылар символлы басу ярдәмендә хәтта сәнгать су­рәтләнешләрен дә алырга иреш­кәннәр

Бераздан соң графиканы кәгазьгә чыгару өчен махсус җайлан­малар — графика төзүчеләр  — плоттерлар уйлап табылган. Әлеге җайланма ярдәмендә кәгазь битенә кара каләме белән график сурәтләр — графика, диаграмма, техник сызымнар һ.б. ясалган. Махсус программа белән тәэмин ителеш графика төзүчеләрнең эше белән идарә иткән.

Аннан соң графиканы сүрәтли алучы дисплеплар барлыкка килә. Кәгазьдә карандаш, буяулар белән ясаган кебек үк, экранда да рәсемнәр һәм сызымнар күрү мөмкин­леге туа. Рәсем санак хәтереннән экранга гына түгел, хәтта басак ярдәмендә кәгазьгә дә чыгарыла. Төсле басакларда чыккан рәсемнәр сыйфатлары буенча төсле фотосурәтләрдән ка­лышмый.

Хәзерге заманда барлык тип шәхси санаклар да графика дисплейлары белән җиһазландырылган. Шуңа күрә дә санак графикасы аеруча популярлаша һәм шуның нәтиҗәсендә шәхси санаклар бик күпләрне җәлеп итә башлый. Графика интерфейсы исә кешенең санак белән аралашуын уңайлы, җиңел, кызыклы итә.

Хәзерге заманда санак графикасы  төрле өлкәләрдә кулланыла, һәр юнәлеш графика программалары яки графика пакетлары дип аталган махсус программалар белән тәэмин ителә.


    Санак графикасының техник чаралары

 

 

Дисплей. XIX гасырда Франциядә пуантилизм дип аталган рәсем сәнгате техникасы барлыкка килә: рәсем киндергә пумала белән төшерелгән төрле төстәге нокталардан гыйбарәт була. Санаклар да шундый принцип белән эш итәләр. Аерма шунда: пуантилистларның рәсемнәрендә нокталар буталчык тәртиптә булсалар, санак экранындагы нокталар тигез рәтләргә тезел­гәннәр. Нокталардан торган юллар җыелмасыннан графика челтә­ре, яки растр барлыкка килә.

Бер нокта видеопиксель дип исемләнә (алда кыскарак исем­дә — пиксель дип йөртербез). «Пиксель» инглиз телендәге «picture element» сүзеннән алынган, рәсем элементы дигәнне аңлата. Экрандагы пиксельләр челтәре куе булган саен, сурәт яхшырак сыйфатта алына. Графика челтәренең үлчәме, гадәттә, мондый формада бирелә: горизонталь юлдагы нокталар саны юллар санының тапкырчыгышына тигез: М X N.

Хәзерге дисплейларда, мәсәлән:

640 X 480 1024 X 768 1280 X 1024 һәм башка үлчәмдәге графика челтәре кулланыла.

Төрле физик принципларга нигезләнгән дисплейлар бар. Иң киң таралганнарының төп өлеше булып электрон-нурлы трубка санала. Мондый дисплеиның экранында пиксель люминесцент матдәдән барлыкка килә. Ул дисплеиның электрон пушкасыннан чыккан нур тәэсирендә яктыртыла. Нур пиксель челтәренең бөтен юлларын йөгереп чыга (сканерлый). Шуның өстенә ул модуляцияләнә: тиешле нокталарны яктырта, ә караңгы нокталарга җиткәч өзелә.

Экрандагы ноктага электрон нурның тәэсире бетү белән, якты­лык сүнгәнгә күрә, сканерлау югары ешлыкта (секундына 75-78 мәртәбә һәм күбрәк) периодик рәвештә кабатланып тора. Мондый ешлыкта сурәтнең җемелдәвен сизмибез.

Югарыда тасвирланган ысул белән (графика челтәрен юллап сканерлау) эшләүче дисплейлар растрлы дисплейлар дип атала. Аклы-каралы һәм төсле дисплейлар була.

Электрон нур төшкән пиксель аклы-каралы экранда ак төс белән яктыртыла. Яктыртылмаган пиксель кара нокта булып кала. Электроннар агымының интенсивлыгы үзгәргәндә, арадаш соры тоннар барлыкка килә.

Төсле сурәт ничек туа? Төсле экрандагы һәрбер пиксель кызыл, яшел һәм зәңгәр төсләрдән торган өч ноктаның җыелмасы ул. Бу нокталар бер-берсенә шул дәрәҗәдә якын урнашкан ки, безгә алар гүя бер ноктага берләшкән кебек күренәләр.

Кызыл, яшел һәм зәңгәр төсләр кушылмасыннан экранда төсләрнең палитрасы барлыкка килә.

Төсле дисплейның электрон пушкасы өч нур җибәрә, һәр нур бары тик бер төстәге ноктаны гына яктырта. Моны булдыру өчен дисплейда махсус фокусланучы система кулланыла.

Хәзергесе вакытта электрон нурлы дисплейлар урынына сыек кристаллы (LCD) мониторлар алмашка килә. Алар кристалның анизотроп  үзлекләргә ия булган сыек матдәләрдән ясалган. Яктылык нуры көчәнеш астында булган бу матдә аша үткәндә үзенең сыйфатларын үзгәртә, нәтиҗәдә экранда кирәкле сүрәт барлыкка килә. Мондый мониторларның өстенлеге шунда, алар кеше сәламәтлеге өчен зарарлы нурлар таратмыйлар. Шуәа күрә алга таба тулысынча электрон нурлы мониторларны алыштырыр дип көтелә.

Дисплей эше белән видеоконтроллер (адаптер) дигән җай­ланма идарә итә. Ул ике өлештән—видеохәтер һәм дисплей процес-сорыннан гыйбарәт.

Видеохәтер видеомәгълүматны, ягъни экранга чыгарылган сурәтләрнең икешәрле кодын саклый.

Видеохәтердә экрандагы һәр пиксельнең халәте турындагы мәгълүмат саклана.

Видеохәтер — энергиягә бәйле электрон истә калдыру җай­ланмасы ул. Хәзерге компьютерлардагы видеохәтернең үлчәме бер­ничә мегабайт тәшкил итә. Видеохәтердә бер үк вакыт эчендә югары сыйфатлы график сурәттән торган берничә бит сакланырга мөмкин.

Видеоадаптерның икенче өлеше — дисплей процессоры.

Дисплей процессоры видеохәтер эчендәге мәгълүматны укый һәм шуңа яраклы рәвештә дисплей эше белән идарә итә.

Шул рәвешле, видеохәтергә үзәк процессорның һәм дисплей процессорының керү мөмкинлеге бар. Үзәк процессор видео­мәгълүматны яза, дисплей процессоры, аны укып, дисплейга тапшыра. Нәкъ менә дисплей процессоры видеохәтергә салынган

мәгълүматка ярашлы рәвештә электрон пушканың нурлары белән идарә итә.

         Санакка сүрәт кертү белән сканер шөгелләнә.

Сканер - сурәтләрне кәгазь битеннән яисә слайдтан компьютерга кертү җайланмасы.

Сканер графика адаптеры һәм дисплей башкарган эшләрнең капма-каршысын башкара кебек. Графика адаптеры икешәрле кодны дисплейда сурәткә үзгәртсә, сканер рәсемдәге, сызымдагы, фото­графиядәге сурәтне икешәрле кодка әйләндерә. Икешәрле код видеохәтергә яздырыла.

Сканерның исеме аның эш принцибына туры китереп бирелә: электрон нур дисплей экранын сканерлаган кебек, яктылык нуры яссы рәсемне юллап сканерлый.

Сканер ярдәмендә санакка кәгазь битенә басылган текстны да кертеп була. Текст укый (таный) торган махсус программаны кулланып, текст сурәтен текстлы форматка әйләндерергә мөмкин.

Санакка сурәт шулай ук цифрлы фотоаппарат һәм цифрлы видеокамера ярдәмендә дә кертелә. Бу җайланмаларда фотогра­фияләр һәм видеофильмнар магнитлы дискларда икешәрле код рәвешендә сакланалар. Аннары кабель ярдәмендә алар санак дискына языла.
 
 
 
Галиев И.И.

Категория: Мои статьи | Добавил: Britva (11.12.2008)
Просмотров: 2070 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Эзләү
Сайтның дуслары

Дус сайтлар


Зәй районы мәктәбе сайтлары

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Copyright MyCorp © 2024