Фатих Әмирхан - Татар теле - Документлар - Верхнешипкинская СОШ
 
Вход

Регистрация
Главная
 
Югары Шепкә мәктәбе 
Сайлак
Категории каталога
Физика [7]
Татар теле [2]
Русский язык [1]
Информатика [7]
Русская литература [1]
Начальные классы [7]
Биология [1]
математика [11]
Кече-сайт
Сорашу
Ваша школа отвечает всем нормам ?
1. Да
2. Нет
Барлык җаваплар: 6
Главная » Файлы » Татар теле

Фатих Әмирхан
[ ] 05.05.2010, 12:21
Югары Шепкә гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хаҗиәхмәтова Г.Ә.
 
5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан дәрес планы
 
Тема: Ф.Әмирханның "Нәҗип” хикәясен анализлау
 
Максат: 1. Әсәрне анализлау; 2. Әсәрне өлешләргә бүлергә өйрәтү. Балаларда бай лексика булдыру, үз фикерен төгәл, ачык итеп әйтү күнекмәләр үстерү. 3. Көнчел, мактанчык булмаска өйрәтү, һөнәрле булырга теләк уяту. Кешеләргә хас матур сыйфатлар тәрбияләү.
 
Җиһаз: Ф.Әмирхан портреты, санак, презентация.
 
Дәрес барышы
 
1.Оештыру моменты Белемне актуальләштерү
1) өй эшен тикшерү.
 
2. Яңа белем формалаштыру
 Без быел Ф.Әмирханның "Нәҗип” әсәрен өйрәндек. Бу әсәрдә без кешеләрнең тагын бер күркәм сыйфаты – матурлыкны күрә белү белән очрашабыз. Матурлыкны күрә белү кешене кеше итә торган, гасырлар буена буыннан буынга күчеп килә торган сыйфат. "Нәҗип” хикәясендә сабый күңелен, бала рухын, үсмерлекнең рухи дөньясын билгеләргә тиеш булган матурлык дөньясы дип атарга мөмкин. "Нәҗип” хикәясенең беренче юлларыннан алып, соңгысына кадәр автор бик яратып, еш кулланыла торган сүз бар. Ул сүз кайбер абзацта өчәр-дүртәр мәртәбә кабатлана. Ул сүз икешәр мәртәбә бер үк җөмләдә кабатланган урыннары бар. Нинди сүз ул? Көтелгән җавап: "Матур” сүзе. - Бу сүзне безнең нәни герой нинди очракларда кертә? Көтелгән җавап: Мәрфуга апасын тасвирлаганда : "Мин аны күзләре зур булганга, тешләре тигез, ап-ак булганга һәм авызын матур итеп көлгәнгә сөя идем; абый ник сөйгәндер – мин анысын белмим, ул аны тавышы матурга сөя торган булгандыр”. Әйе. Беренче мәртәбәсенндә бу сүз Мәрфуганың тышкы матурлыгына безнең игътибарны туплый : зур күзләр, тигез ап-ак тешләр... Икенче мәртәбәсендә әлеге тышкы матурлыкны рухи матурлык белән яктыртып җибәрә: матур итеп, ягъни тыйнак, әдәпле, ягымлы итеп көлә кыз бала. Бу инде тумыштан килгән матурлык түгел, бала вакыттан ук "булдырылган” матурлык, тагын да соклангыч матурлык. Шул ук җөмләдәге икенче мәртәбә кулланылган "матур” сүзе Нәҗипнең үзе биргән бәяне башкаларда да күрергә теләү, башкаларны да шуңа ышандырырга теләү галәмәте булып та аңлашыла: "Җырлый белмәсә дә, бик матур тавыш белән сөйләшә”. Әдипнең бала күңелен шулай самими, шулай сабыйларча беркатлылык белән бирүенә торып-торып сокланасың! Бала күңелендә генә җырлый да белмәгән, әмма бик тә яраткан апасының тавышы курай тавышына охшап-охшап китәргә мөмкин. Мәрфуганың күңеле матурлыгын Нәҗип аша гына түгел, автор үзе дә соклана-соклана җанландыра. Мәрфуга сөйләменә хас "нәнәм”, "акыллым” , "җаным” дип дәшүләр, ямьсез итеп ясалган үз сурәтенә ачуланмыйча-кабаланмыйча гына йомшак һәм ягымлы итеп үпкә белдерүе, Нәҗипкә йомышын һәрчак сабырлык белән тыныч итеп әйтүе, соңыннан сабый җанын канатландырырлык итеп мактавы, рәхмәт әйтүе, иркәләве. Образ бер үзе генә дә - матурлык идеалы. - Әсәрне ничә өлешкә бүлергә мөмкин? Көтелгән җавап: 1. Нәҗип абыйсын апалары янына кертмәскә тырыша. 2. Нәҗип өйгә кереп "батырлык” күрсәтә. 3. Өй түбәсенә менеп "батырлык” күрсәтә. 4. Койма башына менеп "батырлык” күрсәтә. 5. Һөнәрен күрсәтә. - Әсәр кем турында? - Нәҗип турында булса, аның нинди эшләре турында? Көтелгән җавап: Нәҗип үзен абыйсыннан өстен куярга тырыша. Мактана. - Нәҗип белән бәйле вакыйгаларга кабатлау бармы? Көтелгән җавап: ул абыйсының кураен тартып ала, юньсезлек эшли. Аңа " акылсыз” дип бәя бирәләр. Өй түбәсенә менеп мактанмакчы була - юньсезлек эшли. Аңа тагын шул ук бәяне бирәләр. Койма өстенә менеп мактана. Тагын шул ук бәяне ала. Ләкин кабатланган вакыйгаларның иң мөһим җире шунда, Нәҗип һәр очракта да үзенең хатасын таный. Эшләгән эшләренә үкенә. Үзенә үзе дөрес бәя бирә. Димәк, безнең вакыйгаларның һәрберсе ике өлештән тора. Мактана – ялгышын таный. Мактану начар эш. Хатаңны күрә белү – яхшы эш. Шулай итеп, вакыйгаларның һәрберсендә каршылык бар булып чыга. Мактану - Үз-үзеңне яки берәр эшеңне мактау, мактанып сөйләү. Горурлану. Горурлык хисе кичерү. Урынсызга үз-үзеңне якиберәр эшеңне мактау, булмаганны арттырып сөйләү, шапырыну, масаю. - Нәҗип, үзенең ялгышын күрә торып, ник шунда ук тагын ялгыша? Көтелгән җавап: Аның мактану теләге зур. Ул үзен абыйсыннан өстен итеп күрсәтергә тырыша. Аның үзе яраткан Мәрфуга апасыннан мактау сүзе ишетәсе килә. Мактану теләге дә хис. Ә менә үзенең ялгышын белүгә ул акылы белән ирешә. Шулай итеп, Нәҗип вакыйгасындагы каршылыкны Нәҗипнең үз эчендәге каршылыгы – хисе белән акылы арасындагы каршылык дип әйтә алабыз. - Мәрфуга апасы аны өч мәртәбә "акылсыз” ди, Нәҗип чыннан да акылсызмы? Көтелгән җавап: үзенә үзе шундый дөрес бәя бирә белә торган кеше акылсыз булмый. Нәҗип бик акыллы малай. - Нәҗип акыллы малай булгач, Мәрфуга апасы "акылсыз” дип аның нинди сыйфатына бәя бирә? Көтелгән җавап: Нәҗипнең тәртипсезлеге турында бара. Мактануын да, кылануын да, үз – үзен тота алмавын да апасы "тәртипсезлек” ди. Ә бөтен тәртипсезлекнең сәбәбе Нәҗипнең хисенә ия була белмәвендә. Хисен акылдан өстен итүендә. Бу бәянең күп мәртәбә кабатлануы һәм Нәҗип тәртипсезлегенең кабатлануы, Нәҗипнең бу сыйфаты әсәрнең үзәгендә тора. - Табигать күренешләре белән Нәҗипнең кичерешләре арасында бәйләнеш бармы? Көтелгән җавап: Нәҗип тә бер караңгылана, бер дөрес фикергә килә дә яктыра. Җәйге яңгыр, куе болытлар , давыл, күк күкрәве – Нәҗипнең үпкәсенә аваздаш. Ул үпкә үтә, ялтырап кояш чыга. Ләкин озакка түгел, болытлар тагын малайның баш очына җыела, әйтерсең лә куерып яңгыр килү, тиз генә кояш чыгу Нәҗипнең халәтен, җәй көнге күңел тынычсызлыгын сөйләп тора: "Җил болытны куды. Чиләктән койган шикелле итеп яңгыр яварга тотынды. Бераздан тагын куәтләнде дә, тагын бераз тынды. Кояш үзенең нурлы йөзен безгә табан юнәлдерде. Яңгыр суын бриллант тамчылары шикелле итеп ялтырата башлады. Дөнья яктырды, шатланды, көлеп җибәрде.” Ә инде 3 бүлектәге яз көне сурәте, тыныч кына аккан ак карның саф суы, көймәнең су аккан уңайга йөзүе Нәҗипнең дә салмаклануын, күңел тынычлануын, уңай якка үзгәрүен күрсәтә. - Әсәрдә мактануга бәйләнмәгән вакыйгалар бармы? Көтелгән җавап: Андый вакыйгалар бар. Язучы малайларның уены турында ике мәртәбә яза. Уенның икесен дә укучылардан сөйләтәбез. Бу өлешләрен кычкырып укыйбыз. Укучылар ике уенның уртак якларын һәм аермасын табалар. Уеннарның икесендә дә "баралар” Атсыз тарантас та "бара”, көймә дә "бара”. Аермалары шунда, тарантасның аты юк. Күпме генә кусалар да, ул бармый. Ләкин Нәҗип аны барыбер "тиз бара” дип фараз итә. Ә менә көймәнең кечкенә генә булса да җилкәне бар. Көймәне чыбыркыларга, куарга кирәкми. Ул җил уңаена үзе китә. - Ике төрле уен белән Нәҗипнең ике халәтен чагыштырыгыз. Атсыз тарантасның мәгънәсен белегез. Көтелгән җавап: Автор уен вакыйгасы белән Нәҗипкә бәя бирә. Безгә, укучыларга да киная ясый. Кеше хисе, кыстаганны гына үтәсә, акылын эшкә җикмәсә, атсыз тарантаска охшап кала. Бик нык чабып барган кебек тоелса да, чынлыкта тарантас урынында тора ,ди. - Ә җилкәнле көймәнең мәгънәсе ничек була? Көтелгән җавап: Кешенең акыл белән эш итүе көймәне алга этәргән җилкән кебек ул. Җилкәнле көймәне куарга да, этәргә дә кирәкми. Ул үзе бара. - Гомәрне ни өчен яраталар ? Көтелгән җавап: Гомәр – булдыклы, матур, акыллы, әдәпле бала.Ул бик матур һәм моңлы итеп курай уйный белә. Һөнәре булганга аны яраталар. Һөнәр - Кул көче белән нинди дә булса эшләнмәләр ясау, җитештерү өчен махсус күнекмә таләп итә торган эш, кәсеп. Үзенә хас алым һәм методлар системасы булган берәр төрле практик эшчәнлек өлкәсе. - Нәҗип абыйсының һөнәре булганга көнләшәме? - Нәрсә ул көнчелек? - Башка кешенең өстенлегеннән, уңышыннан көнләшү, гарьләнү хисе. - Хикәянең башындагы Нәҗип белән аның ахырындагы Нәҗипне чагыштырыгыз. Аерма бармы? Көтелгән җавап: тәртипсез Нәҗип – тәртипле Нәҗип яки һөнәрсез Нәҗип – һөнәрле Нәҗип. Малайның кичерешләре аның начар эшләре белән дә, яхшы эшләре белән дә бәйләнгән. Нәкъ менә кичерешләре Нәҗипне үзгәртә, тәртипле итә. Шуннан соң аның эшләре уңга китә дә инде. Хикәянең ахырына таба Нәҗип мактанмый башлый. Ул үзенең эш-гамәлләрен үзгәртә, үзен-үзе төзәтә. Кыланмый. Теләсә нинди тәртипсезлекләр эшләми. Хисләрен тыя белә башлый. Матур итеп рәсем ясый, димәк, Нәҗип тә һөнәргә ия була. Башкаларга файдалы икәнлегеңне сизү өчен, һөнәр кирәк икән. Нәҗип, үзе белән көрәшеп, дөрес юлга баса. Үзенең начар сыйфатларын белеп, аларны төзәтә ала. Кешенең үзен тәнкыйтьли алуы, кылган эшләренә читтән карап бәя бирә белүе әйбәт сыйфат дип уйлыйм мин.
 
3.Нәтиҗә чыгарыйк: Шулай булгач, Һөнәрсез кеше атсыз тарантас куган сыман, никадәр кызу чапкан сыман тоелса да, бер урында тора. Файдасыз эш килеп чыга. Һөнәрле кешенең акыл белән эш итүе көймәне алга этәргән җилкән кебек ул. Ул һәрвакыт алга барачак. Акыллы, тыйнак, һөнәрле булу – кешене бизи торган сыйфатлар.
 
4. Йомгаклау. Билгеләр кую.
Өй эше: "Минем яраткан эшем” инша яз.
Категория: Татар теле | Добавил: Britva8469
Просмотров: 6240 | Загрузок: 1 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Эзләү
Сайтның дуслары

Дус сайтлар


Зәй районы мәктәбе сайтлары

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Copyright MyCorp © 2018