2011 ел Тукай елы
 
Вход

Регистрация
Главная
 
Татарстан Республикасы Зәй районы
Югары Шепкә урта мәктәбе
 
 
Без каникулда! Ур-ра!
Сайлак
Кече-чат
Онлайн FM
радиостанции

Сорашу
Как вам данный WEB-Сайт ?
1. Отлично
2. Нормально
3. Так себе
4. Плохо
5. Мне без разинцы
Барлык җаваплар: 4
Рамазанов Зәки Гәли улы



Рамазанов Зәки Гәли улы 1915 елның 11 декабрендә Югары Шепкә авылында дөньяга килә. 1924 елны яңа ачылган мәктәпнең 1 сыйныфына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, аңа сәләтле укучы буларак укуын дәвам итәргә тәкдим итәләр. Зәки бу киңәшне тыңлап Алабуга педагогика техникумына укырга керә. Авыр, ач-ялангач еллар була ул вакытта. Авылдан алып килгән бәрәңгене, сохаринне ашап укый алар. 1936 елда уку йортын уңышлы тәмамлап Мусабай авылына татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрелә. Белемен тагы да үстерергә теләп, ул шул ук елны Казан педагогика институтына укырга керә. Ләкин аны тәмамларга өлгерә алмый, 1938 елда Зәкине Совет Армиясе сафларына чакырыла. Фин сугышы чыккач, аны командирларның күпләп кирәк буласын аңлап, Арёл хәрби училищасына җибәрәләр. Зәкиләр училищаны тәмамлаганчы финнар белән сугыш бетә. Тыныч тормышка кайтып, укытучы һөнәрен дәвам итәргә уйлаган Зәки дә хәрби училищадан җибәрүләрен үтенеп рапорт яза. Аның үтенечен кәнәгатъләндерәләр. Ләкин тынычтырмыш кына мөмкин булмый шул.
Шул ук училищада хезмәтен элемтәче буларак дәвам итеп йөргәндә, кайтырга санаулы көннәр генә калгач, Бөек Ватан сугышы башлана. Хәрби училища составында Зәки башта Төрекмәнстанның Чершау шәһәренә эвакуацияләнә. Сугыш үзенә яңадан-яңа корбаннар сорый. Билгеле инде Зәки дә Харков юнәлешендә сугышка керә. Башта элемтәче булып хезмәт, аннан соң немец телендә бераз сукалаган Зәки развет группага билгеләнелә. Берничә тапкыр дошман тылына разветкага барырга, "тел" алып кайтырга туры килә. Немецлар бик тиз һөҗүм итәләр, нәтиҗәдә безнең бик күп һәскарләр дошман тылында чолганышта кала. 3,12, 18 дивизия дә шул язмышка дучар була. Алар арасында Зәки дә була. Кечкенә төркемнәргә бүленеп чолганыштан чыгарга приказ була. Дошман аларны көн-төн бомбага тота, бик күп сугышчылар һәлак була. Бу мәһшәр 20 көн дәвам итә. Чолганыштан чыгып "Зёленая Роәа" авылы янына җыелганда 3 дивизиядән бер дивизиялек кенә сугышчы калган була. Алар яңадан бер частька җыелып     дошман хөҗүменә каршы басалар. Тагы бомбалар төшә,
миналар шартлый. Көчләр тигез булмый. Дошман танкларына каршы безнекеләр гранаталар һәм мылтык кына куя алалар. Тиздән алары да тәмамләна. Тагы чолганыш, тик монсында ул әсирлек белән тәмамлана. Һәм яшәү белән үлем арасындагы 2 ел да 6 айга сузылган тормыш башлана. Аларны Ростов янындагы Проскуров шәһәрендә урнашкан лагерга куып алып киләләр. Лагерда яшәү шартлары котычкыч була. Көнгә 1 тапкыр тозсыз бодай ашы һәм 200г. яртылаш пычкы чүбе кушып пешерелгән ипи. Ул да бар кешегә дә эләкми. Шуңа күрә дә лагерда бик күп үлүчеләр була. Зәкинең исәпләвенчә ул анда булган вакыт эчендә генә дә 60-70 мең кеше ачтан үлә. Бер турны лагерда Ростов шәһәрендә эшләү өчен дип төркем төзиләр. Алар арасына Зәки дә эләгә. Аларны Ростов шәһәренә түгел Екатеренбург шәһәре янына урман кисәргә алып китәләр. Эш авыр булгач ашату да лагердагыча начар булмый, хәер авылда эшләп үскән Зәки өчен бу эш котычкыч булып тоелмый. Монда кышны чыкканнан соң аларны вагоннарга төяп Франциягә, фронтка киткән власовчыларны алыштырырга, заводка эшләргә җибәрәләр. Француз халкын "бик ярдәмчел" иделәр" дип телгә ала иде Зәки ага. Икенче фронт ачылгач аларны французлар азат итә һәм 3 ай буе тәрбиялиләр. Аннан СССР га кайтарып җибәрәләр. 10 мең солдат 6 команда булып бөтен Европаны җәяүләп Советлар Союзы чигенә кадәр үтәләр. Монда алардан яңадан хәрби частлар оештырып Япониягә каршы сугышка әзерли башлыйлар. Зәкиләрнең бәхетеннән Япония бик тиз копитуляция ясый. Алар бу сугышка эләкми калалар. Сугыш урынына аларны җимерелгән Донбасс шахталарын төзекләндерергә җибәрәләр. Һәм ниһаять күптән көткән кайту шатлыгы насып була.

Зәки туган авылына кайткач яңадан яраткан һөнәрен дәвам итә, 36 ел буе Югары Шепкә мәктәбендә укытучы булып эшли, лаеклы ялга чыга. 88 яшендә вафат була. Югары Шепкә авылы зыяратына җирләнгән.






Зәй районы Югары Шепкә авылыннан китеп,
Бөек Ватан сугышында һәлак булып  ятып калган
авылдашлар исемлеге


    Абзалетдинов Сәфәргали Абзалтдин улы
    Әгъләмов Фәрди Әгъләм улы
    Әлмиев Нурулла Әлмөхәммәт улы
    Әмирханов Хәкимхан Әмирхан улы
    Амулин Л.,
    Асылов Фатыйх Асыл улы
    Әхмәтгәрәев Дәүли Әхмәтгәрәй улы
    Ахунов Закирҗан Ахунҗан улы
    Әхметшин Мулла Әхмәтша улы
    Әшрәпов Галимҗан Әшрәп улы
    Баһаутдинов Хәсән Баһаутдин улы
    Баhаутдинов Кашафетдин Баһави улы
    Бадыков Габдулла Гатиятулла улы
    Борхаев Илһам Борһай улы
    Борһаев Вәли Борһай улы
    Борһанетдинов Мәгъсүм борһанетдин улы
    Борһаниев Имам Гали улы
    Вахитов  Сәфәр    Вахит улы 
    Вәлиуллин Нурулла Вәлиулла улы
    Габдрәүпов Ямал Габдрәүп улы
    Габдрәхимов Сөләйман Габрәхим улы
    Габдриев Габделхәй Габдри улы
    Гаделшин Сафиулла Сөнгать улы
    Газизов Әсхәдулла Газиз улы
    Галимбәров Ярулла Галимбәр улы
    Гәрәев Шәйдулла Гәрәй улы
    Гарипов Мәгъдәнур Гарип улы
    Гарипов Шәехнур (Шәйхенур)  Гарип улы
    Гатиатуллин Гыйльмулла Гатиатулла улы
    Гатиатуллин Харис Габдулла улы
    Гыйльфанов Борханетдин Гыйльфан улы
    Гыйләҗев Фәндәс Әхмәт улы
    Гыймаев Баязит Гыймай улы
    Гыйниятуллин Миңнехәй Сәмигулла улы
    Гомәров Габделбарый Гали улы
    Дәүләтшин Исмәгыйль Дәүләтша улы
    Дәүлиев Хафиз Дәүли улы
    Ибәтуллин Нурмөхәммәт Разый улы                                                                                                                                  
    Ибраһимов Хафиз Ибраһим улы
    Ибраһимов  Әхәт  Шакир улы
    Һидиятуллин Гыйниат Һидиатулла улы
    Исламов Габделхак Ислам улы
    Исламов Һади Ислам улы   
    Ишмәтов  Мингәрәй  Ишмәт  улы
    Камалиев Илһам Мәүләви улы
    Камалиев Кыям Сәлахи улы
    Камалиев Фәретдин Камали улы
    Кәрамов Гали Тәхау улы
    Кашапов Гайфетдин Кашап улы
    Кашапов Сафа Кашафетдин улы
    Латыйпов   Сәфәргали   Зиннур  улы
    Мәҗитов  Риян   Мәҗит улы
    Маһиянов Галимҗан Маһиян улы
    Мингалин Исхак Минегали улы
    Миңнехәеров Миңневәгыйз Миңнехәер улы
    Миңнехәеров Салих Миңнехәер улы
    Миңнеханов  Зыятдин Миңнехан улы
    Мирзагитов Исмәгыйль  Мирзаһит улы  
    Миргалимов Касыйм Миргалим улы
    Мирзаһитов Миңневәли Мирзаһит улы
    Мифтахов Илһам Мифтах улы
    Мозафаров Нәсим Мозаффар улы
    Мозаффаров Самат Мозаффар улы
    Мозаффаров Мирдахан Мозаффар улы
    Мөсәлимов Фәхрислам Мөсәлим улы
    Мостафин Сабир Мостафа улы
    Мөхәммәтшин Габдрахман Мөхәммәт улы
    Мөхетдинов Исмәгыйль Мөхетдин улы
    Мөхетдинов Миңневәли Мөхетдин улы
    Мөхетдинов Салих Мөхетдин улы
    Нәбиуллин Габделхак Нәбиулла улы
    Нәбиуллин Нургали Нәбиулла улы
    Нәбиуллин Барый Нәбиулла улы
    Нәгыймуллин Заһидулла Нәбиулла улы
    Насруллин Ярулла Насрулла улы
    Насретдинов Нуретдин Насретдин улы
    Насруллин Фәтхулла Насрулла улы
    Насыйбуллин Һади Фәйзулла улы
    Низамәтов Мотыйгулла Низамәт улы
    Нургалиев Габделһадый Арслан улы
    Нәгыймуллин Заһидулла Нәгыймулла улы
    Насруллин Ярулла Насрулла улы
    Насретдинов Нуртдин Насретдин улы
    Насруллин Фәтхулла Насрулла улы
    Нургалиев Габделбарый Абдул улы
    Нуретдинов Зиятдин Нуретдин улы
    Нуретдинов Хәбетдин Нуретдин улы
    Нуретдинов Шакир Нуретдин улы
    Рәкыйпов Габделхәй Рәкыйп улы
    Рамазанов Гыймран Рамазан улы
    Рамазанов Риян Рамазан улы
    Ратынов Фатыйх Ратын улы
    Рәхмәтуллин Зиятдин Рәхмәтулла улы
    Рәхмәтуллин Нурмөхәммәт Рәхмәтулла улы
    Рәхмәтуллин  Хәкимулла Рәхмәтулла улы
    Ризванов Гыймран Гыймран улы
    Ризванов Маннма Ризван улы
    Ризванов Нуриәхмәт Ризван улы
    Сабиров Миннәхмәт Сабир улы
    Сәгыйтов Вәгыйз Сәгыйть улы
    Садрыев Зиятдин Садрый улы
    Садыйков Вәгыйз Садыйк улы
    Сәлахиев Кыяметдин Сәлахи улы
    Сәләхетдинов Нургалим Сәләхетдин улы
    Сафин  Габдулла Габдрахман улы
    Сафиуллин Әүхәди Сафиулла улы
    Сафиуллин Мөхәммәди Сафиулла улы
    Сәхәбетдинов Ризатдин Сәхәб улы
    Сөләйманов Заян Низам улы
    Тимерханов Әдһәм Шәйхлислам улы
    Тимерханов Нурислам Шәйхлислам улы
    Тимерханов Шәйхлислам Тимерхан улы
    Фәйзуллин Салих Минхафа улы
    Фәйзуллин Һади Фәйзулла улы
    Фәйзуллин Рәфгат  Сөнгат улы
    Фәрхетдинов Гайнетдин Фәрхетдин улы
    Фәттахов Шәех Фәттахетдин улы
    Фәттахов Шәйхразый Шәех улы
    Фәтхуллин Гата Заһидулла улы
    Фатхуллин Миңневәли Заһидулла улы
    Хәбибрахманов Салих Хәбибулла улы
    Хәертдинов Нуретдин Хәертдин улы
    Хәертдинов Вәдүт  Хәертдин улы
    Хәбибуллин Хади Маһиан улы
    Хәйруллин Хаит Хан улы
    Хәкимуллин Хәкимхан Хәкимулла улы
    Хәлиуллин Әхмәдулла Хәлиулла улы
    Хәлиуллин Габдулла Хәлиулла улы
    Хәлиуллин Сәхиулла Хәлулла улы
    Хәмидуллин Мингали Хәмидулла улы
    Хәмидуллин Фәйзрахман Мәхмүд улы
    Хәсәнов Әзәл Шәйхетдин улы
    Хәсәнов Миннеһади Хәсән улы
    Хәсәнов Миңнехуҗа Хәсән улы
    Хәсәнов Шәйхенур Хәсән улы
    Хөсбәтуллин Миңнулла Хөсбатулла улы
    Хисамиев Әкъмәл Хисами улы
    Хисамиев Шәйхисолтан Хисами улы
    Хисмәтуллин Хәкимулла Хисмәтулла улы
    Хуҗин Гомәр Хуҗи улы
    Шаһиев Шаһивәли Шаһиәхмәт улы
    Шәйдуллин Хәкимулла Шәйдулла улы
    Шәйдуллин Шәмсемөхәммәт Шәмсулла улы
    Шәйхиев Нурхәлим Шәйхетдин улы
    Шәйхуллов Зәки Шәйхулла улы
    Шәйхетдинов Илһам Шәйхетдин улы
    Шәйхигалиев Әзһәм Шәйхетдин улы
    Шәмсетдинов Шакир Шәмсетдин улы
    Шәрәфиев Әгъзәм Шәрәфи улы
    Шәрәфиев Фәртдин Шәрәфетдин улы
    Шәрипов Әсәдулла Сәгыйть улы
    Шиһабиев Фәретдин Шиһаби улы
    Юнысов Зәки Юныс улы
    Йосыпов Исмәгыйль Йосып улы
    Җамалетдинов Мөхәммәтдин Җамалетдин улы
    Яруллин Фәрит Әхәт улы
    Яруллин Хатыйп Нурмөхәммәт улы
    Яруллин Әхәт Ярулла улы
    Яхин Юныс Яхъя улы

Батырлык ул – мәңгелек

Керү формасы
 
Яңалыклар календаре
«  Октябрь 2018  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
Эзләү
Сайтның дуслары

Дус сайтлар


Зәй районы мәктәбе сайтлары



Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Copyright MyCorp © 2018